ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Быел "Татарча диктант" Яңа Зеландия һәм Кытайда да узачак

14 октябрь 2019, 16:48 , Фото: Рамиль Гали/архив

Быел Акциядә дүрт ил беренче тапкыр катнашачак.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Быел “Татарча диктант – 2019” акциясенә Кытай һәм Яңа Зеландия илләре дә кушыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Быел татарча диктант язу акциясенә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия илләре кушылган. Төркия диктант язу мәйданчыклары санын бишкә кадәр арттырган”, - диде Ленария Мөслимова. Аның әйтүенчә, Италиядә диктантның текстын төп укучы - опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина булачак.

Быел акциягә Татарстанның Диния нәзарәте дә кушылган. Ленария Мөслимова әйтүенчә, Диния нәзарәте тарафыннан Казанда мөхтәсибәтләрдә 4 диктант язу мәйданчыгы оештырылачак.

“Уйлап карагыз әле, 19 октябрь көнне бөтен Җир шары татарча диктант язарга утыра. Бу бит бик көчле энергетика. Шуңа күрә, үзегезне шушы акциянең өлеше итеп хис итәргә өндәр идем”, - диде Ленария Мөслимова.

  • Татарча диктант 2016 елдан бирле үткәрелә. 2018 елны акциядә 28 ил, Россиянең 40тан артык төбәге, барлык РТ районнары һәм Казан шәһәреннән барлыгы 15 000 кеше катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10