ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Ильяс Гафаров командасы музыка лабораториясенең бушлай лекцияләренә чакыра

14 октябрь 2019, 16:16 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Ильяс Гафаров командасы музыка лабораториясенең бушлай лекцияләренә чакыра TAT CULT LAB музыка лабораториясе лекцияләре 14 - 24 октябрь көннәрендә дәвам итәчәк.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда TAT CULT LAB музыка лабораториясе ачыла. Лекцияләр 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  TAT CULT LAB музыка лабораториясенең идея авторы – Ильяс Гафаров. Белем бирү чарасы республика хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Лекцияләр Университет ур., 10А адресы буенча урнашкан Audio Kazan дигән яңа киңлектә узачак. Лекцияләр бушлай, аларга катнашу өчен теркәлү адресы: https://yummymusic.timepad.ru/events/. Бүген 17.00 сәгатьтә лаборатория кураторлары Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов лабораториянең эш тәртибе, белгечләре белән таныштырачак.

Шулай ук бүген 18.00 сәгатьтә галим Геннадий Макаров Идел һәм Урал буе этник татарлары музыкасы, Урта гасыр татар музыкасына гарәп-иран мәдәнияте тәэсире һәм Европа традицияләре нисбәтендә формалашкан гомуммилли татар музыкасы турында сөйләячәк. 19.30 сәгатьтә Антон Маскелиаде (Мәскәү) альбом яздырып, бер ел эчендә Glastonbury фестивалендә чыгыш ясау серләрен ача.

Чакырылган педагоглар лекция форматында Урта гасыр музыкасыннан башлап, татар поп-музыкасы башлангычына кадәр тарихны күз алдыннан үткәрәчәкләр. Лекторлар арасында этнографик проектлар белән танылган музыкантлар да бар.

Лаборатория кысаларында Ored Recordings этнографик лейблына нигез салган һәм традицион музыканы тикшергән журналист Булат Хәлилов (Нальчик), Ored Recordings этнографик лейблына нигез салган музыкант, традицион кораллар остасы һәм тавыш режиссеры Тимур Кодзоков (Нальчик) чыгыш ясый. 

Биредә шулай ук Aera һәм Afarin records интернет нәшриятләре җитәкчесе, музыкант Марат Taturas (Уфа), сәнгать белеме докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев, ТР Заманча сәнгать галереясе җитәкчесе, музыка белгече Эльвира Камалова һәм башкалар чыгышы да көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10