ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә

14 октябрь 2019, 16:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда көчле җил һәм томан көтелә
 Республика территориясендә чагыштырмача җылы һава торышы саклана.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстан территориясендә кабат көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Томан республиканың аерым районнарында төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшә. Моннан тыш, вакыт-вакыт яңгырлар да ява.

Төнлә дә, көндез дә көньяк-көнбатыштан (төньяк-көнбатышка борыла торган) исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр (Казанда көндез секундына 15 метрга кадәр) була.

Төнлә +3 градус җылы көтелә. Көндез һава +8, +13 градуска кадәр җылына. Татарстанның көньягында иң җылы һава торышы була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10