ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләренә яңа кадрлар әзерләргә киңәш итте

14 октябрь 2019, 15:45 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләренә яңа кадрлар әзерләргә киңәш итте "Сез бер-берегездән кадрларны тартып аласыз. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә, бизнес вәкилләрендә бу киң таралган", - ди Президент.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар кытлыгын хәл итү өчен, бизнес вәкилләренә белгечләр әзерләргә киңәш итте. Бу хакта ул бүген "Пирамида"да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында әйтте.

Әлмәт шәһәре “Тандем” күңел ачу үзәге директоры Ульяна Мөхәммәдиева кече һәм урта бизнес өчен белгечләр җитмәү проблемасын күтәрде. “Хезмәт миграциясе зур, белгечләр башка шәһәрләргә китә”, - диде.

“Сез проблеманы тиз генә хәл итәргә теләп, бер-берегездән кадрларны тартып аласыз. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә, бизнес вәкилләрендә бу киң таралган. Ә беркем әзерлек белән шөгыльләнергә теләми. Әйтик, сездә нәрсәдер эшләргә өйрәнде ди, сезне ташлыйлар да, үз эшен ачып, акча эшли башлыйлар. Бу проблеманы бары тик кадрлар әзерләү юлы белән генә хәл итә алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул икътисадның реаль секторында да зур проблема булганын искәртте. “Предприятиеләр шефлык итә, студентлар предприятиеләрдә эшли башлагач, кадрлар әзерләү яхшырды. Кече бизнеста бу система әле яраклашмаган. Безгә бу блокны игътибар белән карарга кирәк. Кайбер кече бизнес мәйданчыкларда уку процессын оештырып булыр иде”, - диде Президент.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова пенсия алды яшендәгеләрне, декрет ялында торган хатын-кызларны эшкә өйрәтүдә дәүләт ярдәме күрсәтелүен әйтте. “Киләсе елдан илкүләм проект кысаларында 87 млн сум акча бүлеп бирелә”, - диде министр.

“Күбрәк яшьләр кирәк иде. Пенсия алды яшендәгеләрне дә өйрәтергә була. Белгечләргә ихтыяҗ гел булачак. Без финанслауны кайгыртырга әзер. Кадрларны җитәрлек өйрәткәч, башбаштаклык бераз кимер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Домашняя столовая” ҖЧҖ директоры Равил Сабиров мәшгульлек үзәкләре белән хезмәттәшлекне җиңеләйтергә тәкъдим итте. “Алар белән эшләү бик үк уңайлы түгел. Беренчедән, бюрократия. Икенчедән, мәшгульлек үзәкләреннән килүчеләр эшкә керүдән бигрәк пособие алуын дәвам итүне уйлый. Мин эшмәкәрләр, мәшгульлек үзәкләре белән берлектә, эшче төркем төзергә тәкъдим итәм, - диде Сабиров.

Рөстәм Миңнеханов та аның сүзләре белән килеште. Кадрлар табу буенча эшче төркем төзү идеясен хуплады. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бизнес вәкилләренең кадрлар укыту тәҗрибәсен үзләреннән башлаячакларын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10