ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады

14 октябрь 2019, 15:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады Медальдә тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасы сурәтләнгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләге - «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленең тышкы күренешен раслый торган указны имзалады. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Медальнең алгы ягында тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасының силуэты сурәтләнгән. Силуэтның уртасында «Татарстан» дип язылган», - диелә указның кушымтасында.

Медальнең әйләнәсе буйлап милли бизәк төшерелгән. Бер очында лалә чәчәге сурәтләнгән, икенчесендә «1920-2020» дип язылган.

«Татарстан» язуы медальнең төп көмеш фоны белән бер тигезлектә урнашкан. Бүләктәге калган сурәтләр кабарынкы рәвештә булачак, алар 999 пробалы алтын белән йөгертеләчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10