ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казаннан Красноярскига яңа авиарейс ачыла

14 октябрь 2019, 16:10

Самолетлар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә Татарстан башкаласыннан Казан – Ханты-Мансийск – Красноярск маршруты буенча яңа авиарейс ачыла. Очышлар атнасына өч тапкыр ясала. Бу хакта «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самолетлар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Лайнер Казаннан 6.40 сәгатьтә кузгалып китеп, 11.20 сәгатьтә Ханты-Мансийскида тукталыш ясар дип көтелә. Ханты-Мансийскидан исә 12.20 сәгатьтә күккә күтәрелеп, 16.55 сәгатьтә Красноярскига барып җитәчәк.

Самолет Красноярскидан 17.45 сәгатьтә кузгалып, 18.10 сәгатьтә Ханты-Мансийск аэропортына төшәчәк, аннан 19.00 сәгатьтә һавага күтәреләчәк. Очкыч 19.10 сәгатьтә Казанда булачак. «Биредә һәр шәһәрнең җирле вакыты күрсәтелгән», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

  • Пассажирларга Bombardier CRJ-200 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк. Алар 50 пассажирны сыйдыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10