ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор башлыгы: Ата-аналар мәктәптә туклануга йогынты ясый ала

14 октябрь 2019, 14:16 , Фото: архив/Владимир Васильев

Роспотребнадзор башлыгы: Ата-аналар мәктәптә туклануга йогынты ясый ала «Ата-аналар әлеге проблеманы бик яхшы белә һәм аларда аны хәл итү алымнары булырга тиеш», - диде Роспотребнадзор башлыгы.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, балаларның мәктәптә дөрес тукланмавын булдырмас өчен, ата-аналарга ведомствоның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Ата-аналар әлеге проблеманы бик яхшы белә һәм аларда аны хәл итү алымнары булырга тиеш», - диде Анна Попова видеоконференция вакытында ата-аналар балаларның мәктәптә туклануына йогынты ясый аламы-юкмы дигән сорауга җавап биреп.

Аның сүзләренчә, Роспотребнадзорның ата-аналар өчен мәктәптә балаларның туклануына йогынты ясау турында методик базасы бар. Ата-аналар Роспотребнадзорның территориаль органнарына шикаятьләр белән дә, балаларның мәктәптә дөрес тукланмавын булдырмас өчен методик ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә ала, дип өстәде ул.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10