ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркиянең Казандагы баш консулы: Төрекчә белүем татар телен аңларга ярдәм итәр

14 октябрь 2019, 13:08 , Фото: Александр Эшкинин

Төркиянең Казандагы баш консулы: Төрекчә белүем татар телен аңларга ярдәм итәр Исмәт Эрикан татар һәм рус телләрен өйрәнергә теләвен белдерде.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 1 октябрьдән Төркиянең Казандагы баш консулы булып эшли башлаган Исмәт Эрикан татар һәм рус телләрен өйрәнергә тели. Бу хакта ул бүген үзенең матбугат конференциясендә әйтте.

"Сөембикә" журналы хәбәрчесе 2015-2018 елларда Төркиянең Казандагы баш консулы булып эшләгән Турхан Дилмачның татар телендә иркен аралашуын искә төшереп, яңа консулның да татар телен белүе белән кызыксынды. "Һичшиксез, Турхан Дилмач миннән акыллырак һәм яшьрәк", - дип шаяртты Эрикан. "Әгәр белгән телләрем исемлегенә тагын ике тел өстәлсә, шат булыр идем, бу миңа көндәлек тормышны җиңеләйтергә ярдәм итәр иде", - диде ул. 

Исмәт Эрикан дипломатның үзе эшләгән ил телен белүе өстенлек булуын әйтте.  Шул ук вакытта ул дипломатларның профессионал булуларын, төрле вакытта төрле илләрдә үз вазифаларын үти алуларын аңлатты.

Яңа баш консул болгар телен белүен әйтте. "Болгар теле миңа рус телен аңларга ярдәм итәр, ә төрек телен белүем татар телен өйрәнүгә булышыр", - диде Эрикан. Моннан тыш, аның француз телен белүе билгеле.

"Әлбәттә, дипломатлар да тере кешеләр, телне бик тиз арада өйрәнермен дип көтмәгез", - дип өстәде баш консул. Ул моңарчы Тайваньдә эшләгәнен һәм җирле телне өйрәнә алмавын да әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10