ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә

14 октябрь 2019, 16:50 , Фото: mon.tatarstan.ru

Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә Мәктәп юбилее авыл халкының төрле буыннарын берләштерүче уртак бәйрәмгә әверелгән.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Лениногорск районының Сарабиккол авылында мәктәпнең 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Мәктәптә шул уңайдан һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәп юбилее авыл халкының төрле буыннарын берләштерүче уртак бәйрәмгә әверелгән. Бу көнне шулай ук мәктәп залында мәктәп учреждениесен төрле елларда тәмамлаучылар җыелган.

Тантаналы чараны ачып, мәктәп директоры Сәлимә Гатина мәктәп тарихы, авыл балаларын һәм алар башлаган эшне дәвам итеп, үзен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагоглар турында сөйләде, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10