ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда яшь ярымлык кызын үтергән ир-атны психиатрия экспертизасына озаталар

14 октябрь 2019, 14:39

Июль аенда бер ир-ат Казанның Камил Якуп урамында үзенең яшь ярымлык кызын суеп үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салмакчы булган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Быел июль аенда фатирда үзенең яшь ярымлык кызын суеп үтергән ир-атны Мәскәүгә психиатрия экспертизасына озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Ир-атка комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Моның өчен аны Мәскәүгә Сербский исемендәге Федераль психиатрия һәм наркология медицина тикшеренү үзәгенә озатачаклар», - диде Андрей Шептицкий.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 3 июль көнне Камил Якуп урамындагы йортларның берсендә ир-ат үзенең кызын суеп үтергән. Ул сабыйның муенына өч тапкыр пычак белән кадаган.

Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салырга омтылган – тәнен берничә тапкыр пычак белән яралаган. Хастаханәдә ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң аны кулга алганнар.

Тикшерү комитеты аңа карата җинаять эше кузгаткан. Казанның Вахитов районы суды ир-аты кулга алып тикшерү изоляторына озаткан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10