ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов газ куллануда электрон эш тәртибе булдыруны хуплады

14 октябрь 2019, 12:44 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов газ куллануда электрон эш тәртибе булдыруны хуплады Татарстан эшмәкәрләре аерым сезонда газга яңадан тоташу проблемасын күтәрде.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан эшмәкәрләре газ куллануда электрон процедураны гадиләштерүне сорады. Бүген бу проблема “Пирамида”да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов газ белән тәэмин ителештә электрон процедура кертүне хуплады.

Татарстан эшмәкәрләре һәр сезон саен газга яңадан тоташырга мәҗбүр, ләкин бу прцедура шактый катлаулы. Газ тарату станциясенә тоташу өчен, бизнес 25 этап узарга тиеш, процедура узу срогы 24 көннән дә арта. Газовикларның кече һәм урта бизнес объектларына алдан әйтмичә килүе аркасында, компания җитәкчеләренә газ хезмәткәрләренә өч көннән артык вакыт сарыф итәргә туры килә.

Проект төркеме проблеманы Чистай районы мисалында тикшергән. “Народная аптека” җәмгыте генераль директоры Илдар Гыйльманов проблеманы документлар әйләнешен гадиләштерү юлы белән хәл итәргә тәкъдим итә. “Кибетләрен, чәчтарашханәләрен, ателье, даруханәләрен газ белән җылыту өчен, эшмәкәрләр аерым сезонда гына газга тоташтыру процедурасын үтәргә тиеш”, - ди ул.

Аның сүзләренчә, моның өчен төтен юлы торышы турында акт, газ казанын техник эшләтүгә документ һәм башка документлар пакетын җыярга мәҗбүр булалар. Илдар Гыйльманов электрон документлар әйләнеше, документлар җыю һәм тапшыру вакытын киңәйтү, кечерәк коммерцияле биналарга таләпләрне гадиләштерүне тәкъдим итте.

Вакыт югалу һәм кәгазь эше күплеге белән “Газпром трансгаз Казан” ширкәте генераль директоры Рөстәм Госманов та килеште. “Анализ ясарга кирәк, тик куркынычсызлык таләпләрен киметмәскә, чөнки көнкүрештә газ куркыныч әйбер. Минемчә, бөтен процедура 20 минуттан артмаска мөмкин”, - дип саный ул. Газны кирәк сезонда гына бирүгә гаризаны сайтта махсус сылтама аркылы электрон юл белән биреп булуын әйтте.

Яшел Үзәндә гаризаларны электрон юл белән бирүне сынап караганнар. Гариза язылгач, эшмәкәргә биш көн эчендә газовиклар бригадасы килү вакыты язылган документ килә. Газовиклар чын документларның онлайк копияларга туры килүен тикшерә дә, газ бирә. Яшел Үзәндә мондый эш тәртибе уңай бәяләмә алган.

Рөстәм Миңнеханов газ куллануда бар җирдә дә электрон әйләнеш булырга тиешлеген әйтте. Ләкин куркынычсызлык турында истә тотарга кирәклеген искәртте. “Бәлки, безгә синхронлаштырыргадыр. Бар эш тә электрон рәвештә барсын, безнең оешмаларга электрон гаризалар килсен, билгеләнгән вакытта килеп эшләсеннәр, ә аннары төп документ сезгә юллансын да, сез вакытын билгеләгез”, – диде Президент Рөстәм Госмановка.

"Бу комплекслы эш булачак. Куркынычсызлык таләпләре дә кимемәячәк", - диде Президент. Газ хезмәтләренә һәм Татарстан Хөкүмәтенә эшмәкәрләр өчен гадиләштерелгән эш тәртибен уйларга йөкләмә бирде.

Президент газ хезмәтләренә һәм Татарстан Хөкүмәтенә эшмәкәрләр өчен гадиләштерелгән эш тәртибен уйларга йөкләмә бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10