ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Волин цифрлаштыруны үстерү хакында сөйләште

14 октябрь 2019, 12:26 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Волин цифрлаштыруны үстерү хакында сөйләште Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Казанда аналог телевидентесен туктату һәм цифрга күчү тантанасында катнашты.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин белән очрашты. Алар төбәктә цифрлаштыруны үстерү, шул исәптән цифрлы телевидениегә күчү, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Встреча с заместителем Министра цифрового развития, связи и массовых коммуникаций РФ А.К.Волиным

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Встреча с заместителем Министра цифрового развития, связи и массовых коммуникаций РФ А.К.Волиным

Бүген Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин Казанда аналог телевидентесен туктату һәм цифрга күчү тантанасында катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10