ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермь Татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итәләр

14 октябрь 2019, 23:06 , Фото: tatar-congress.org

Пермь Татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итәләр Активистларга «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале, Рәхмәт хатлары, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.

(Казан, 14 октябрь,"Татар-информ"). 11 октябрь көнне Пермь шәһәрендә Татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилеена багышланган конференция булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли иҗтимагый оешманы котларга Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, Пермь краеның Барда, Октябрьский, Чайковский районнары татар иҗтимагый оешмалары һәм Пермь шәһәренең киң җәмәгатчелек вәкилләре килгән.

 

Әлеге чарада шулай ук Пермь крае Губернаторы администрациясенең Эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары Анастасия Анатольевна Субботина, Пермь шәһәре администрациясенең Иҗтимагый үзидарә һәм милләтара багланышлар буенча идарә вәкиле Анастасия Валеревна Игнатьева, Пермь крае мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев чыгыш ясап, татар иҗтимагый оешмасын котлаган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Азат Садриев Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең котлауларын җиткереп, конференциядә катнашучыларны сәламләгән. Милли мәдәни мохтариятнең актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган әгъзаларына Конгрессның "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медальләре һәм Рәхмәт хатлары, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Бәйрәмдә "Гүзәл Чулман" татар бию ансамбле (җитәкчесе Гөлүсә Хәмзина) һәм "Пермь талантлары" халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгыш ясаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10