ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар җырчылары Италия башкаласы Римда концерт күрсәтәчәк

14 октябрь 2019, 12:12 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татар җырчылары Италия башкаласы Римда концерт күрсәтәчәк Концертта Ваһапов фестивале лауреатлары белән бергә Калабрия-Боволино академиясе солистлары, Италиядә яшәүче татар егете Рафис Хөснетдинов катнаша.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италия башкаласы Рим шәһәрендә үтәчәк. Бу хакта Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчелеге хәбәр итә.

Концерт 18 октябрьдә Россиянең Рим шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәгендә була. Анда Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Ильяс Шәрипов чыгыш ясаячак

Программада – татар халык көйләре, татар композиторларының классик әсәрләре, шулай ук рус романслары һәм неопалитан җырлары. Концертның кунаклары – Калабрия-Боволино вокал академиясе солистлары һәм Италиядә яшәүче татар егете Рафис Хөснетдинов.

“Концертка Италиядә яшәүче милләттәшләребезне, гомумән татар музыкасы белән кызыксынучыларны көтәбез”, - диде проектның продюсеры Рифат Фәттахов.

  • Ваһапов фестиваленең Италиягә сәфәре Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество Агентлыгының Италиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10