ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

25-28 октябрь көннәрендә Казанда төрек киносы күрсәтеләчәк

14 октябрь 2019, 11:40 , Фото: архив/Александр Эшкинин

25-28 октябрь көннәрендә Казанда төрек киносы күрсәтеләчәк Дүрт фильм күрсәтеләчәк.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 25-28 октябрь көннәрендә Казанда "Мир" кинотеатрында төрек киносы атналыгы узачак. Бу хакта Казандагы Төркия баш консулы Исмәт Эрикан хәбәр итте.

Əлеге чара яңа баш консулның Казанда вазифаларына керешүеннән соң оештырылган беренче мәдәни чара. Ул традиция буларак дәвам итә.

Быелгы атналыкта дүрт төрек фильмы күрсәтеләчәк.

Алга таба төрек фильмнары Казанда гына түгел, консуллык биләмәләренә кергән Чувашия, Самара өлкәсе һәм башка өлкәләрдә күрсәтеләчәк, диде консул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10