ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Сарман эшлеклелек активлыгы рейтингында беренче урында тора

14 октябрь 2019, 11:02 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Сарман эшлеклелек активлыгы рейтингында беренче урында тора Иң түбән күрсәткеч - Әтнә районында.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бизнес һәм хакимият мөнәсәбәтләре, эшлеклелек активлыгы буенча Татарстан районнары рейтингында Сарман беренче урында тора. Бу хакта бүген "Пирамида"да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында билгеле булды.

Сарманда, 2018 ел белән чагыштырганда, үсеш күзәтелә. Беренче "бишлек"тә шулай ук Балтач, Теләче, Лаеш, Саба районнары.

Иң түбән күрсәткеч Әтнә районында. Анда эшлеклек активлыгы индексы, 2018 елга караганда, шактый кимегән. Лениногорск, Апас, Азнакай, Кайбыч, Питрәч, Зәй районнарында да эшлеклек активлыгы күрсәткече түбән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10