ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чистай янында ике машина бәрелешкән, «Лада»ның шоферы һәм пассажиры зыян күргән

14 октябрь 2019, 11:24 , Фото: очевидцы

Чистай янында ике машина бәрелешкән, «Лада»ның шоферы һәм пассажиры зыян күргән Зыян күрүчеләрне Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Чистай янында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Юл һәлакәте узган шимбә кичендә булган. Чистай – Казан трассасында «Лада Калина» автомобиле тагылмалы «КАМАЗ» машинасы белән бәрелешкән», - дип белдерде алар.

Кадрлардан күренгәнчә, «Лада» йөк автомобиленең тагылмасы һәм кузовы арасына килеп кергән. Аның алгы өлеше җитди зыян күргән.

Җиңел автомобильнең йөртүчесен һәм пассажирын Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Урында табиблар, коткаручылар һәм полицейскийлар эшләгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10