ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

"Татар-информ"да "Татарча диктант" акциясе турында сөйләшәчәкләр

14 октябрь 2019, 10:20

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 14 октябрьдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да "Татарча диктант" Халыкара акциясенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, Казан федераль университеты доценты, филолог Гөлназ Мөгътәсимова, Казан дәүләт медицина университетының татар һәм рус телләре кафедрасы өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты 
Роза Әмирова катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10