ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән

14 октябрь 2019, 09:45 , Фото: ГИБДД Набережных Челнов

Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән Бәрелешү нәтиҗәсендә, 57 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.

(Чаллы, 14 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Узган ял көннәрендә М7 трассасында Казан проспекты тирәсендәге 43 яшьлек «Камаз» шоферы куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Рено» га килеп бәрелгән.

Вакыйга урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре «КамАЗ» машинасы йөртүчесенең исерек булуын ачыклый.

Бәрелешү нәтиҗәсендә 57 яшьлек иномарка пассажиры зыян күргән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10