ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы телевидениегә күчү тантанасында катнашачак

14 октябрь 2019, 08:22 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы телевидениегә күчү тантанасында катнашачак Көн дәвамында Президент шулай ук ТР эшмәкәрләре белән ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү турында фикер алышырга планлаштыра.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада аналог телетапшыруын өзеп кую тантанасында катнашачак, шулай ук Эшкуарлык советы утырышын уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Иртән Рөстәм Миңнеханов РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин белән очрашуны планлаштыра. Очрашу барышында сүз республиканың цифрлы эфир тапшыруларына күчүе турында барачак.

Көн дәвамында Президент шулай ук ТР эшмәкәрләре белән ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү турында фикер алышырга планлаштыра.

"Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның XIII киңәйтелгән утырышын үткәрергә планлаштыра", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, утырышта катнашучылар газны өзү һәм яңадан тоташтыру процедурасын гадиләштерү, ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү һәм бизнес өчен кадрлар әзерләү турында фикер алышачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10