ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төмән өлкәсендә Ямбай туган якны өйрәнү музееның юбилеен билгеләп үттеләр

14 октябрь 2019, 02:12

Музей хезмәткәрләре, укучылар темаларга туры китереп киенеп басып тордылар, экскурсоводлар эчтәлекле итеп сөйләделәр.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Төмән районы Ямбай мәдәният йортында туган якны өйрәнү музееның 25 еллык юбилеена багышланган “Тарих битләрен ачкалап” исемле тантаналы чара уздырылды. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Фойеда музей экспонатларыннан күргәзмәләр, стендлар ясалган. Төрле темалар тәкъдим ителде. Музей хезмәткәрләре, укучылар темаларга туры китереп киенеп басып тордылар, экскурсоводлар эчтәлекле итеп сөйләделәр.

- Музейның беренче җитәкчесе Венера Әдият кызы Биктимирова һәм “Милли моңнар” турында фильм китердем, - дип сөйләде Вәлимә Ташкалова, шулай ук китапларын бирде.

- Бүгенге көндә музейда экскурсияләр, мастер-класслар үткәрелә, хезмәткәрләр туган якны өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баралар, сабыйлар, үсмерләр өчен “Яшь экскурсоводлар” клубы эшли һәм башкасы, - дип музейның хәзерге эшчәнлеге турында сөйләде җитәкче.

Ямбай мәктәбе укучылары сәхнәдә җырладылар-биеделәр. Ямбай авылына багышланган сәхнәләштерелгән музыкаль композицияне тамашачылар яратып алкышлады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10