ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Зәйгә "Безнең Заман" фестивалендә катнашучылар җыелды

14 октябрь 2019, 07:22

Зәйгә Анда Кама аръягыннан 7 район командалары катнашты.

(Зәй, 14 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). 12-13 октябрьдә Зәйдә  «Безнең Заман» эшче яшьләр фестиваленең төбәк туры үтте. Анда Кама аръягыннан 7 район командалары катнашты. Бу турыда район басасы хәбәр итә.

Ике көн дәвамында командалар “Энергетик” Мәдәният сарае сәхнәсендә мәртәбәле жюрига иҗади осталыкларын күрсәтте. Ә гала-концерт иң яхшы чыгышлардан тәкъдим ителде.

Зәйнең эшче яшьләр командалары әлеге фестивальдә өченче елын катнаша. 2018 ел нәтиҗәләре буенча район җыелма команда 2нче урын яулаган иде. “Безнең заман” фестиваленең быелгы турында да зәйлеләр иң яхшы чыгышлары белән сөендерде. 

Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 14899 кеше яши. 5881 эшче яшь кеше тырыш хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Алар - район иҗтимагый тормышында, иҗатта да активлар.

"Безнең яшьләребез хезмәт урыннарында да, сәнгатьтә дә алдынгы. Яшь кеше һәрнәрсәдә өлгер булырга тиеш. Без исә иң-иңнәрне һәрвакыт районыбыз сәхнәсендә күрергә әзер", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, фестивальдә катнашучыларны сәламләп.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10