ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Санкт-Петербургта татарча диктант язачаклар

14 октябрь 2019, 08:17

Санкт-Петербургта татарча диктант язачаклар Һәр теләгән кеше дә, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә дөнья күләмендә “Татарча диктант” акциясе узачак. Санкт-Петербургта яшәүчеләр "Татарча диктант”ны Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге каршындагы Каюм Насыйри исемендәге институтның Фәнни-белем үзәгендә язачак. Бу турыда вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарча диктант” акциясе татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. Һәр теләгән кеше дә, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10