ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Нефтекама шәһәрендә бер ир-ат суда йөзгән аккошны аткан

14 октябрь 2019, 04:25 , Фото: Михаил Захаров/архив

Нефтекама шәһәрендә бер ир-ат суда йөзгән аккошны аткан Закон бозган ир-атка 200 мең сумга кадәр штраф белән 6 айга кадәр кулга алыну яный.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Нефтекама участок инспекторы Карман сусаклагычында сумкасына аккош салган ирне тоткарлаган. Кошны ул башта атып үтергән, аннары судан кереп алган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Соңрак ачыклануынча, 58 яшьлек кешенең коралга рөхсәте бар, ә ауга чыгу лицензиясе юк икән.

Тоткарланучының сүзләренчә, ул суда йөзүче кошларны күргән һәм, аларны казлар дип уйлап, аткан.

"Ир-атны полиция участок уполномоченные тоткарлаган. Бу турыда авыл кешеләре шалтыратып әйткән»,  диделәр республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар аучыдан корал, патроннар һәм гильзалар алган. Закон бозган ир-атка 200 мең сумга кадәр штраф белән 6 айга кадәр кулга алыну яный.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10