ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Хәлил Шәйхетдинов: Бадминтон турнирында Россия спортчылары лаеклы урын алды

13 октябрь 2019, 16:38 , Фото: архив

Хәлил Шәйхетдинов: Бадминтон турнирында Россия спортчылары лаеклы урын алды
 "Республиканың һәр шәһәрендә спортның бу төрен үстерергә тырышабыз», - Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казанда 19 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре турында фикерен әйтте.

«Казан өчен бу мөһим чара, ул, тулаем алганда, бадминтонны үстерү һәм популярлаштыру өчен аеруча мөһим. Россиялеләрнең чыгышына караганда, безнең перспективалар бар, хәтта Татарстан спортчылары өчен дә. Шуңа күрә без республиканың һәр шәһәрендә спортның бу төрен үстерергә тырышабыз», - диде министр урынбасары.

Ул шулай ук Россия спортчылары күрсәткән нәтиҗәләр турында фикерен белдерде. 1/8 стадиягә иң яхшы узу: «Әлбәттә, һәрвакыт күбрәк булдырасы килә. Әмма без Азиянең, башка илләрнең ничек уйнавын беләбез, шуңа күрә без әлегә үзебез яулаган лаеклы урында», - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10