ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда авариядә «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры машинада кысылып калган

13 октябрь 2019, 16:09 , Фото: Очевидцы

Казанда авариядә «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры машинада кысылып калган
 Юл-транспорт һәлакәте төнлә Япиев урамында булган.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казанда авариядән соң җимерелгән «Лада» машинасында йөртүчесе һәм пассажиры кысылып калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

«Кичә төнлә Япиев урамында юл-транспорт һәлакәте булды. 8нче йорт янында «Лада Гранта» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешкән. Ике машина да җитди зыян күргән, ә безнең ил җиңел машинасында ике кеше кысылып калган», — дип сөйләде шаһитлар.

Авария урынына табиблар, коткаручылар һәм полицейскийлар килгән. Ир-атларны машинадан алып хастаханәгә илтәләр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10