ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Иң театраль татар скульпторын соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар

13 октябрь 2019, 15:25 , Фото: Салават Камалетдинов

Иң театраль татар скульпторын соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар Рада Нигъмәтуллинаны Яңа татар бистәсе зиратына җирләделәр.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Беренче татар хатын-кыз скульпторы Рада Нигъмәтуллинаны бүген соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар. Күренекле скульпторны озату мәрәсименә татар зыялылары килгән иде. Хушлашырга һәм кызларының кайгысын уртаклашырга килүчеләр арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бар иде.

“Мин республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән иҗат әһелләренең һәм мәрхүмәнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашам”, - диде ул. Минтимер Шәймиевның Рада Нигъмәтуллинаны аеруча якын итүен искәртеп узды.

“Рада Нигъмәтуллина беренче татар хатын-кыз скульпторы иде. Аның кебек шәхесләрне исән чагында сакларга кирәк. Мин аның кызлары белән сөйләштем. Ул бөтенесен кичергән – рәнҗетүләрне дә, үпкәләрне дә, аңламауларны да... Бәлки киләчәктә аның эре скульптура әсәре Казаныбызда да урнаштырылыр. Без алга таба да бу турында сүз булачак”, - дип төгәлләде ул чыгышын.

Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов үз чыгышында Рада Нигъмәтуллинаның һәрчак үз фикере булуын һәм аның үз дигәнендә нык торуын искә алды. “Без ул башлаган эшне азагына җиткерәчәкбез. Минем моңа иманым камил. Әлбәттә, аныңча итеп эшли белергә әле өйрәнәсе бар. Аның эшләре тарихта калачак”, - диде ул.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев скульпторның эшендә миллилекне аерып әйтте. “Иске гвардия китеп бара – бу бик кызганыч. Без сезнең эшне дәвам итәрбез”, - диде Татарстан рәссамнарының лидеры. Ул ял көннәре булу сәбәпле Мәскәүдән кайгы телеграммасы килеп җитә алмавына борчылу белдерде.

Татарстанның, Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Рада Нигъмәтуллинаның Камал театрыннан озату сәбәбен әйтте: “Камал театры турында Рада Нигъмәтуллина кадәр эшләгән рәссам юк! Исән чагында театр аны бик күтәрде. Аның эшләрен Казанның теләсә кайсы мәйданына куярлык иде”, - диде. “Әниегезне тәрбияләдегез – рәхмәт сезгә!” – диде ул мәрхүмәнең кызлары Марина белән Изабеллага.

Изабелла Рогожина килүчеләргә рәхмәт әйтте. “Мин еламыйм. Әни безне бербөтен итеп туплый алды. Ел ярым элек әтиебез вафаты алдыннан шушы сүзләрне әйткән иде – без бербөтен. Без мәхәббәттә тәрбияләндек, аларның яратышып яшәвен күрдек. Алар бергә иҗат итте, безне тәрбияләде. Әни янында яшәүне дөрес дип таптык. Бу безнең бәхетебез иде”, - диде Изабелла Рогожина.

Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратына җирләделәр.

  • Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы сәнгать Академиясен тәмамлаган. Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы. 2007 елда аңа "Тукайны яратып" сериясендәге хезмәтләре өчен (кызлары Марина һәм Изабелла Рогожиналар белән бергә) Тукай премиясе бирелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10