ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эшләүче ата-аналарны бала караган өчен пособиедән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

13 октябрь 2019, 14:10

Законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»).  Хезмәт министрлыгы балаларга социаль иминият һәм пособиеләр турындагы законнарга төзәтмәләр проектын әзерләде. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.

Төзәтмәләр нигезендә, хәзер яшь ярымга кадәр бала караган өчен акча пособиеләрен чыннан да үз баласын караучы һәм моңа күп вакытын сарыф итүче ата-аналар гына ала алачак.

Төзәтмәләр шулай ук пособие алганда тулы булмаган эш көнендә эшләүче ата-аналарның пособие алу мәсьәләсен дә караячак.

Шул ук вакытта, иминиятләштерелгән затның тулы булмаган эш вакыты шартларында бала карауның башка зат тарафыннан башкарылуы ачыкланса, ул бала караган өчен айлык пособиедән мәхрүм ителәчәк.

РБК хәбәр иткәнчә, законга төзәтмәләр бюджет акчаларын экономияләү максатыннан кертеләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10