ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Финляндиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгына багышланган конференция булды

13 октябрь 2019, 12:19 , Фото: muslim.ru

Финляндиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгына багышланган конференция булды Чараны Финляндия татарлары мөселман җәмгыяте оештырды.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия һәм Финляндия мөселманнары Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгы уңаеннан конференция үткәрделәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Быел 11 октябрьдә Финляндиянең мөселман үзәгендә танылган татар дин эшлеклесе, галим, дин белгече мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган конференция узды. Бу чараны Финляндия татарлары мөселман җәмгыяте оештырды. Конференциянең модераторы имам-хатыйб, доктор Рамил хәзрәт Беляев булды.

Конференциядә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, философия фәннәре кандидаты Рушан хәзрәт Аббясов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин булды.

Биредә Финляндия татарлары Мөселман җәмгыяте рәисе Гөлтан ханым Бәдретдин, Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Ислам хәзрәт Зарипов, педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы, ВестиFM радиотапшырулар алып баручы Марат Сәфәров, Мәскәү өлкәсе имамнары һәм мөселман җәмгыятьләре рәисләре, Финляндия татарларының Мөселман җәмгыяте әгъзалары катнашты.

Гөлтан ханым Бәдретдин конференцияне ачып, анда катнашучыларны сәламләде һәм уңышлы эш теләде. 

Татарстан Республикасыннан конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10