ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кения спортчысы марафонны ике сәгатьтән кимрәк вакытта узды

13 октябрь 2019, 12:02

Венада йөгерештә 34 яшьлек спортчы тарихта беренче тапкыр марафонны 1 сәгать 59 минут 40 секунд вакыт эчендә узды.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Кенияле Элиуд Кипчоге марафон дистанциясен ике сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә уза алган беренче кеше булды. Бу хакта шимбә көнне The News York Times газетасы сайтына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

Венада йөгерештә 34 яшьлек спортчы марафонны 1 сәгать 59 минут 40 секунд вакыт эчендә килде. Рекорд рәсми рәвештә теркәлмәячәк, чөнки йөгерү ачык марафон кысаларында узмаган. Моннан тыш, анда урта һәм ерак дистанцияләргә узыш вакытында билгеле бер урыннарда тизлек бирүче берничә дистә пейсмейкер - йөгерешче катнашты.

Кипчоге өчен бу марафонда ике сәгатьлек киртәне җиңәргә икенче омтылыш булды. 2017 елда ул дистанцияне Монцеда ике сәгать һәм 25 секунд эчендә йөгереп узды, әмма бу рекорд шулай ук рәсми рәвештә теркәлмәде.

Марафон дистанциясен үтү вакыты буенча моңарчы теркәлгән рекорд та Кипчогеныкы: 2018 елда Берлинда Кения йөгерүчесе марафонны 2 сәгать 1 минут 39 секундта узды. Бу турыда The News York Times басмасында әйтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10