ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәндә татар милли-мәдәни автономиясенә яңа җитәкче сайланды

13 октябрь 2019, 13:14

"Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларының милли-мәдәни автономиясе” “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе"нә үзгәртелде.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 3 октябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 8 нче корылтаенда автономиягә яңа җитәкче итеп  “Яңа сулыш”, "Себер йолдызы" телетапшыруларын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина сайланды. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Корылтайда 11 шәһәр, район татар автономияләреннән 85 делегат, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, актив җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – өлкә автономиясенә яңа җитәкче һәм автономия советына әгъзалар сайлау иде.

Утырыш мәдәният үзәге җитәкчесе мәрхүмә Лилия Гафият кызы Кәримованы бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. 

Совет утырышы барышында милли-мәдәни автономияләрнең исеме мәсьәләсе дә күтәрелде. "Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларының милли-мәдәни автономиясе”н “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе”нә үзгәртү дигән тәкъдимне делегатларның күпчелеге хуплады.

Корылтай барышында өлкә автономиясе советына 36 әгъза сайланды. Әлеге исемлеккә Ришад Зиганшин белән Тимергали Мирасовның исемнәре дә теркәлде, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10