ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була

13 октябрь 2019, 11:00 , Фото: tatar-congress.org

2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була «Европа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съездында идарә әгъзалары, идарә рәисе сайланды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 2020 елда Европа Сабантуе Болгария башкаласы София шәһәрендә була. «Европа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съезды делегатлары шундый фикергә килгән.Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Европа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съезды кысаларында АТА Уставына үзгәрешләр кертелде. Шуларның берсе — ассоциация исемен үзгәртү. Моннан тыш, делегатлар Бөтендөнья татар конгрессына Европа Берлегенә Документлар кертүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

5

Съезд программасы буенча АТАның җитәкче органнарын сайлау узды, анда идарә әгъзалары сайланды:

  • Венера Вәгыйзова-Алмания
  • Ришат Сабитов-Франция
  • Венера Ганиева-Италия
  • Рамил Миңнуллин-Англия
  • Ежи Шахуневич-Польша
  • Энҗе Бәйрәмова-Австрия
  • Альбина Вәлиева-Болгария
  • Тәлгать Измайлов-Словакия
  • Флүр Шәрипов – Литва
  • Таир Кузнецов – Литва
  • Ринат Ахунов-Латвия
  • Мәрьям Малышева-Эстония
  • Юлия Фәтхуллина-Швеция
  • Рита Хәсәнова-Венгрия
  • Регина Щеголева-Швейцария

АТАның рәисе итеп Флүр Шәрипов сайланды. Рәистәше - Бари Диянов. Рәис киңәшчесе итеп Рафаэль Муксинов һәм Энҗе Бәйрәмова билгеләнде. Рәис урынбасарлары буларак Альбина Вәлиева, Айна Зеттерлунд, Ежи Шахуневич сайланды.

2020 елда Ауропа Сабантуе Софиядә узачак

Флүр Шәрипов «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Рива Рюдиссер һәм Рита Хәсәнова «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» Бөтендөнья татар конгрессы медальләре белән бүләкләнде. Таһир Гатауллин БТКның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Европада татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен» Европа татарлары Альянсы медальләре белән Эльвира Галиәкбәрова, Гөлзалина Жехтунова, Инга Жехтунова, Мәрьям Малышева, Лилия Мусина бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10