ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сызрань шәһәре хатын-кызларын «Ак калфак» клубына чакыралар

13 октябрь 2019, 10:16

Һәр якшәмбе көнне Татар мәдәният үзәгендә 14 сәгать 30 минутта «Ак калфак» клубы ачыла.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең «Ак калфак» клубы хатын-кызларны үз сафларына кушылырга чакыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Һәр якшәмбе көнне Татар мәдәният үзәгендә (Иске Разин ур., 26) 14 сәгать 30 минутта «Ак калфак» клубы теләге булган хатын-кызларны клуб эшчәнлегендә катнашырга чакыра. Биредә фантазиягә бай, кул эшләрендә осталык белән мавыгучы һәркемгә шат булачаклар.

Клубның эш программасында кул эшләре буенча дәресләр, кулинария курслары, мастер-класслар, иҗади остаханәләр, тематик күргәзмәләр һәм экспозицияләр оештыру каралган.

Клубта һәр очрашудан соң җырлы, күңелле сөйләшүле чәй табыны оештырыла, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10