ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсендә социаль челтәрдә татар төркемнәре арасында бәйге игълан ителде

13 октябрь 2019, 12:58

Өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләр өчен эшләнгән төркем администраторлары һәм модераторлары диплом һәм акчалата бүләк алачак.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Быел 15 октябрьдән 2020 елның 1 октябренә кадәр социаль челтәрләрдәге Самара өлкәсе татар авыллары төркемнәренең, Самара өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләр өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйге игълан ителә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Финалистларга өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте дипломнары һәм өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе тарафыннан акчалара премияләр тапшырылачак.

Приз фонды 100 мең сум, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10