ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Милана Сафиуллина теннис буенча Татарстан беренчелегенең абсолют чемпионы булды

13 октябрь 2019, 11:45 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Милана Сафиуллина теннис буенча Татарстан беренчелегенең абсолют чемпионы булды 15 яшькә кадәрге яшь төркемнәре арасында Татарстан Республикасы беренчелеге Теннис академиясе кортларында узды.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Теннис академиясе кортларында 15 яшькә кадәрге яшь төркемнәре арасында Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Финалда Мәскәүдән Мария Москальцованы 7-6; 6-1 исәбе белән җиңеп, Милана Сафиуллина абсолют чемпион булды. Бу турыда ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларның йомгаклау көнендә катнашучылар ялгыз разрядта иң көчлеләрне билгеләделәр. Хатын-кызлар сеткасында өченче урын өчен матчта Полина Кратюк (Казан, ТР җыелма командасы) Диана Шаһивәлиеваны (Мәскәү) җиңде, уен исәбе – 6-4; 3-6; 7-5.

Яшүсмерләр ярышларында өченче урын өчен матчта Дмитрий Титов (Мәскәү) һәм Иван Лукьянов (Тольятти) очрашты. Бу ярышта Тольятти вәкиле көчлерәк булып чыкты – 1-6; 6-4; 6-3.

Иван Манин (Киров) җиңүче булды – финалда ул Антон Пожаровны (Мәскәү) 7-6(1); 7-5 исәбе белән җиңде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10