ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

13 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

13 октябрь 2019, 21:00

13 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар 2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Җәүдәт Гыйльманов Мәдәният министрлыгын аранжировщикларга ярдәм итәргә өндәде / Татар аранжировщиклары, монда эш таба алмыйча, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр, дип белдерде продюсер.

"Һарри Поттер"ны татарчага тәрҗемә иткән Айдар Шәйхин телеграмда канал ачкан / "Эреле-ваклы эшләр бөтен көндәлегемне биләп алса да, дөньяны күзәтүемне һәм күзәтүләремне монда уртаклашуымны дәвам итәрмен", дип игълан иткән Шәйхин.

Иң театраль татар скульпторын соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар / Рада Нигъмәтуллинаны Яңа татар бистәсе зиратына җирләделәр.

Марат Җәббаров Татарстан халкын авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады / Татарстан авыл хуҗалыгы министры татарстанлыларга һөнәри осталыклары, туган җиргә мәхәббәт һәм көндәлек катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Марат Җәббаров Татарстан халкын авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстанда киләсе атна уртасына кадәр дымлы һәм җылы һава торышы саклана / Республикада явым-төшемнәр, көчле җил һәм һава температурасының күтәрелүе көтелә.

Татарстанда киләсе атна уртасына кадәр дымлы һәм җылы һава торышы саклана

2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була / «Европа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съездында идарә әгъзалары, идарә рәисе сайланды.

2020 елда Европа Сабантуе София шәһәрендә була

Милана Сафиуллина Татарстан беренчелегенең абсолют чемпионы булды / 15 яшькә кадәрге яшь төркемнәре арасында Татарстан Республикасы беренчелеге Теннис академиясе кортларында узды.

Милана Сафиуллина теннис буенча Татарстан беренчелегенең абсолют чемпионы булды

Финляндиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгына багышланган конференция булды / Чараны Финляндия татарлары мөселман җәмгыяте оештырды.

Финляндиядә Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгына багышланган конференция булды

Дмитрий Патрушев Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән котлады / Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры үзенең мөрәҗәгатендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тынычлык, иминлек һәм яхшы теләкләрен җиткерде.

Дмитрий Патрушев Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Ниагара шарлавыгын башкорт әләме төсләре белән яктыртканнар / Башкортстан Республикасы көне хөрмәтенә Ниагара шарлавыгы зәңгәр, ак һәм яшел төсләргә кергән.

Ниагара шарлавыгын башкорт әләме төсләре белән яктыртканнар

Татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны туган көне белән котлады / Очрашу Татарстан делегациясенең Башкорстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында булды.

Татар зыялылары Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны туган көне белән котлады


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10