ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

13 октябрь 2019, 09:15 , Фото: yutazy.ru

Ютазы районында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр Хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде.

(Ютазы, 13 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы").  Шушы көннәрдә Ютазы авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен зурлау хөрмәтеннән хезмәт алдынгылары слеты узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.

"Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез", - дип теләде Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Аяз Шафигуллин.

Чарада Татарстан Республикасының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Курайчы" төркеме җитәкчесе, виртуоз-курайчы, Башкортостан Республикасының халык артисты Роберт Юлдашев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров һ.б. чыгыш ясады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10