ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Удмуртиянең Сигаево мәктәбендә эшләүче татар укытучылары табын артына җыелды

13 октябрь 2019, 23:19 , Фото: yanarysh.ru/

Удмуртиянең Сигаево мәктәбендә эшләүче татар укытучылары табын артына җыелды Биредә татар теле түгәрәге эшли.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Удмуртиянең Сигаево мәктәбенең татар милләтеннән булган укытучылары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан табын артына җыелды. Бу турыда  "Яңарыш" газетасы хәбәр итә. 

Бу чараны Сарапул районының Сигаево, Уральский, Дулесово авылларында яшәүче татарларны берләштергән милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фелүн Шәйхелисламов оештырды. Ике ел элек биредә татар теле түгәрәге оешуында да аның өлеше зур. Бүгенге көндә түгәрәкне Гөлия Гарипова җитәкли.

“Без күбрәк башлангыч сыйныфларны җәлеп итәбез. Быел беренче сыйныфтан 6 укучы түгәрәккә язылды. Башта бу эшнең килеп чыгуына ышанмаган идем. Үткән елда Сарапулда узган “Салават күпере” конкурсында, татар телендә шигырь сөйләп, Аиша Хаҗиева беренче урынны алгач, өметем артты”, — диде Гөлия Гарипова.

“Мондый эшләрне башлап җибәрү авыр була. Әмма түгәрәккә 2-3 бала йөрсә дә, бу эшне туктатмаячакбыз”, – диде мәктәп директоры Эльвира Каниф кызы. Шушы көннәрдә Эльвира Антропованың “Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчесе” дипломы белән бүләкләнүен ишетеп тә сөендек.

Очрашуда эшмәкәр Римма Хәкимҗанова да катнашты. Ул да укытучыларга телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаганнары өчен рәхмәтен әйтеп, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

Фелүн Шәйхелисламов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, һәрберсенә чәкчәк тапшырды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да укытучыларны бәйрәм белән котлады. Ул: “Руслашкан укучылар күңеленә милли орлыкларны салу җиңел эш түгел. Ләкин сез бернигә карамыйча, бу эшне алып барасыз. Эльвира ханым кебек директорлар күбрәк булса, безгә эшләве җиңелрәк булыр иде. Рәхмәт сезгә”, — диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10