ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда яшь гаилә туйдан соң балалар приютына барган

13 октябрь 2019, 07:15

Шәриповлар туйда җыелган барлык уенчыкларны Дәүләкән балалар йортына илткән.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда өйләнешүче яшь пар  Алина һәм Рауль Шәриповлар туганнарына, дусларына чәчәкләр урынына йомшак уенчыклар алып килүләрен сораган. Мондый уйга килүләрен Алина белән Рауль туй тантанасыннан соң, социаль приютлардагы сабыйларны сөендерергә теләүләре белән аңлаткан. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Йомшак аюлар, курчаклар, машиналар... Яшь парның игелекле ниятен туганнары күтәреп алган, һәркем диярлек үз өлешен керткән.

"Балаларның хәйрия оештыруы безгә бик ошады. Шундый игелекле булып калсыннар, балаларны яратсыннар", - ди кәләшнең әтисе Рамил Якупов.

Шәриповлар туйда җыелган барлык уенчыкларны Дәүләкән балалар йортына илткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10