ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Буа районының бер авылында бәрәңге бәйрәме үткәргәннәр

13 октябрь 2019, 00:07 , Фото: buinsk-tat.ru

Буа районының бер авылында бәрәңге бәйрәме үткәргәннәр Балаларны чуенда пешкән бәрәңге һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

(Буа, 13 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районының Югары Лашчы авылы мәдәният йортында мәктәп укучыларын кунакка чакырып бәрәңге бәйрәме үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бергәләп бәрәңге тарихын барладылар, "икенче икмәк"кә багышланган җырларны башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Шунда ук бәрәңгедән ясалган әйберләрдән күргәзмә дә урын алды.

Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Соңыннан чуенда пешкән бәрәңге һәм кайнар чәй белән сыйландылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10