ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районында сыерлар абзары ремонтына 8 миллион чамасы акча бирелгән

13 октябрь 2019, 19:22 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районында сыерлар абзары ремонтына 8 миллион чамасы акча бирелгән Планга, программага кертелгән биш бинада да төп эшләрне төгәллиләр.

(Чирмешән, 11 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Быел Чирмешән районында сыерлар абзарларын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан чама белән 8 миллион сумга якын акча тотыла. Ремонт эшенә хуҗалыклар үзләре дә зур өлеш кертә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Планга, программага кертелгән биш бинада да төп эшләрне төгәллиләр. Чирмешәндә “Ф.И. Галимов” крестьян-фермер хуҗалыгының 100 башка исәпләнгән абзарында ишекләр ремонтланган, идән ясалган, башка кайбер эшләр башкарылган.

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең сыерлар асралучы өч бинасында (Югары Кармалкада һәм Бәркәтәдә) төзүчеләр эшли.

Югары Кармалкада 200 башка исәпләнгән бинаның түбәсен калай белән ябарга вакыт җитә, әлегә такта җәяләр. Аннары эчке эшләргә керешмәкчеләр, зур капка да ясыйсы бар. 400 ләп мөгезле эре терлек асраучы бу фермада былтыр да сыерлар абзарының берсендә шул рәвешле капиталь ремонт үткәрелгән.

Бәркәтәдә берьюлы ике корпус яңара, алар якын көннәрдә үк маллар кертерлек булачак. Иске Котышта, “Тепсуркаев В.А.” фермер хуҗалыгында бер бинаны калай түбәле иткәннәр, хәзер эчке эшләргә тотынмакчылар.

"Дәүләт программасы буенча, районда киләсе елда да дистәләп объектта: сыерлар асралучы биналарда, машина-трактор паркларында, ындыр табакларында капиталь ремонт үткәреләчәк, силос һәм сенаж траншеялары-базлар ясалачак", диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10