ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда өч ир-ат янып үлгән

12 октябрь 2019, 22:11 , Фото: kiziltan.rbsmi.ru/

Башкортстанда өч ир-ат янып үлгән Төзелеп килүче шәхси торак йорт ишегалдында урнашкан 12 квадрат метрлы металл будкада янгын чыккан.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бүген көндез Башкортстанның Әбҗәлил районының Ташбулат авылында металл будка эчендә өч ир-а янып үлгән. Бу хакта "Кызыл таң"  газетасы хәбәр итә.

Хәбәр килү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кичекмәстән фаҗига урынына килә. Урынга килеп җитүгә, төзелеп килүче шәхси торак йорт ишегалдында урнашкан 12 квадрат метрлы металл будка януы ачыклана.

Кызганычка, янгын сүндергәндә өч ирнең мәете табылган. Бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10