ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Азнакайда комарлы уен бизнесы оештыручылар хөкем ителде

12 октябрь 2019, 20:26 , Фото: архив/Рамиль Гали

Азнакайда комарлы уен бизнесы оештыручылар хөкем ителде Җавап тотучы өч кешенең икесе генә үз гаебен тулысынча таныган.

(Азнакай, 12 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). ​​​​​​​Азнакай шәһәре прокуратурасы өч ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Алар төркем белән комарлы уеннар оештыруда гепләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, гаепләнүчеләр 2016 елның октябреннән 2017 елның августына кадәр Азнакай, Бөгелмә шәһәрләрендә, Актүбә бистәсендә уен бизнесы оештырган.

Җавап тотучы өч кешенең икесе генә үз гаебен тулысынча таныган.

Суд карары нигезендә, гаепләнүчеләрнең икесе, 1,5 елга сынау вакыты белән, 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Элек тә хөкем ителгән булганы исә 5 елга махсус режимдагы колониягә җибәрелә.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10