ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Түбән Камада «Симпл» компаниясе полимер торбалар җитештерәчәк

12 октябрь 2019, 19:07 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада «Симпл» компаниясе полимер торбалар җитештерәчәк Яңа заводка инвестицияләр күләме 23 млн сум тәшкил итәчәк, 21 эш урыны булдырылачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама Стратегик инициативалар агентлыгы үзенең унынчы резидентын кабул итте. компаниясе полимер торбалар, стретч-пленка һәм фитинглар җитештерәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Симпл» аена 80 км торба җитештерәчәк. Компанияне чимал белән «Сибур» һәм «Түбән Кама нефтехим» тәэмин итә.

Яңа заводка инвестицияләр күләме 23 млн сум тәшкил итәчәк, 21 эш урыны булдырылачак. Проектны быел ук башлап җибәрергә вәгъдә итәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10