ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Павел Колобков: Татарстанда халыкның 47 проценты спорт белән шөгыльләнә

12 октябрь 2019, 17:59 , Фото: Владимир Васильев

Павел Колобков: Татарстанда халыкның 47 проценты спорт белән шөгыльләнә
Россия спорт министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән иртәнге диалогка аңлатма бирде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Россия спорт министры Павел Колобков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән иртәнге диалогка аңлатма бирде.

«Без дирекциянең спорт һәм социаль проектлары буенча эшенә йомгак ясадык һәм халыкара ярышлар - беренче чиратта йөзү буенча планнар билгеләдек. Ишегалды уеннары буенча проект эшләү турында сөйләштек. Без яшьләр спорты юнәлешләренә ярдәм итәргә уйлыйбыз, чөнки бу күп кешене спортка җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Татарстан белән без моны гамәлгә ашырырбыз дип уйлыйм», – дип сөйләде министр.

Моннан тыш, Павел Колобков хәбәр иткәнчә, алар Татарстан Президенты белән халыкара оешмалар белән партнерлык мөнәсәбәтләре һәм ФИНА академиясен булдыру турында фикер алышканнар. «Безгә спорт инфраструктурасын ярышлар уздыру өчен генә түгел, ә төрле илләрдән спортчылар әзерләү өчен дә кулланырга кирәк», – дип аңлатты ул.

«Спорт өлкәсендә Татарстан тарафыннан башкарылган эш уңышлы бара, чөнки халыкның 47 проценты спорт белән шөгыльләнә, һәр муниципаль берәмлектә моның өчен барлык шартлар да бар», - диде Павел Колобков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10