ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Павел Колобков: Дирекция эшләрне бик сыйфатлы башкара

12 октябрь 2019, 17:39 , Фото: tatarstan.ru

Павел Колобков: Дирекция эшләрне бик сыйфатлы башкара Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасының Күзәтчелек советы утырышы узды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы эшләрне һәрвакыт сыйфатлы башкара. Бу хакта Россия спорт министры Павел Колобков бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасының Күзәтчелек советы утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасының генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты. Утырыш Павел Колобков рәислегендә узды.

Павел Колобков Дирекциянең ун елда бик күп чаралар үткәрүен әйтте. Алар барысы да югары дәрәҗәдә узды. «Дирекция эшләрне бик сыйфатлы башкара. Без министрлыкта сезнең эшегез белән канәгать. Безнең алда проектлар күп. Дирекциянең ГТО кертү буенча оператор булуы да мөһим. Мин дирекциягә рәхмәт әйтәм һәм якын елларда без Татарстан территориясендә генә түгел, ә башка мәйданчыкларда да күп чаралар уздырырбыз дип өметләнәм. Моның өчен оештыру ягыннан да, кеше ягыннан да, Дирекция командасы да булган ресурслардан файдаланырга кирәк, дип ышанам», – диде Россия спорт министры.

Рөстәм Миңнеханов федераль коллегаларга ышаныч белдерүләре һәм республикада гамәлгә ашырылган проектларга югары бәя бирүләре өчен рәхмәт әйтте.

«Дирекциягә инде 10 ел. Бу Россия спорт министрлыгы карамагындагы профессиональ команда. Безнең алда әле бик күп бурычлар тора. Шуларның берсе - киләсе елда БДБ илләре уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрү», - диде ТР Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10