ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия спорт министры: Казанда УЕФА-2023 Суперкубогын үткәрү өчен гариза әзер

12 октябрь 2019, 17:00

Павел Колобков Россия Хөкүмәте тиешле инициативаны хуплый һәм гарантияләр әзерли, дип ышандырды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Россия спорт министры Павел Колобков Казанның 2023 елда УЕФА Суперкубогын кабул итү теләген шәрехләде.

«Без Татарстан гаризасын хуплыйбыз һәм хәзер хөкүмәт гарантияләрен әзерлибез. Чөнки ярышлар, бер генә матч булса да, махсус әзерлек таләп итә. Без, әлбәттә, гариза бирәчәкбез, чөнки Татарстанда Суперкубок үткәрергә телибез», – дип хәбәр итте Павел Колобков журналистларга.

Моннан тыш, министр гариза әзер инде, дип аңлатты: «Хәзер иң мөһиме – дәүләт гарантияләре формалаштыру, ике атна дәвамында без гарантияләрне имзалыйбыз һәм УЕФАга тапшыру өчен гариза комитетына тапшырырбыз дип уйлыйм».

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10