ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Россия спорт министры Павел Колобков Татарстан спортчылары белән очрашты

12 октябрь 2019, 16:56 , Фото: Владимир Васильев

Россия спорт министры Павел Колобков Татарстан спортчылары белән очрашты
Министр Су спорт төрләре сараенда йөзүчеләрнең күнегүләрен карады.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Россия спорт министры Павел Колобков Су спорт төрләре сараенда Татарстан спортчылары белән очрашты. Башта Россия Спорт министрлыгы башлыгы спорт комплексын һәм йөзүчеләрнең күнегүләрен карады. 

«Без Татарстанда спорт үсешен, монда гамәлгә ашырыла торган проектларны игътибар белән күзәтәбез. Казан башка төбәкләр өчен үрнәк шәһәр булып тора, чөнки хезмәтегез нәтиҗәсендә сез халыкара ярышлар уздыру буенча лидер булып торасыз. Узган ел Татарстанның илкүләм премияне спорт төбәге буларак алуы очраклы түгел», – диде Колобков.

Аннары чара «сорау-җавап» яки «тәкъдим-җавап» форматында узды.

Россия Хәрби сәнгать берлегенең Татарстан буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков Спорт министрлыгының норматив актларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, яшьләр башына дөрес булмаган идеаллар кертә ала торган дилетант тренерлар күбәйгән. «Кайбер кешеләр мәктәп һәм балалар бакчалары директорларының башларын бутарга тырыша. Аларның эшчәнлеге тикшерелми, тәкъдимем шуның белән бәйле», – диде ул.

Бу мәсьәлә хәл ителәчәк, дип ышандырды Павел Колобков. Әңгәмә барышында шулай ук авыл районнарында яшь белгечләрнең эше, аларның хезмәт хакы, спортчыларны югары уку йортларында укыту, спортчыларның бер төбәктән икенчесенә күчүе һ.б. мәсьәләләр дә күтәрелде.

Очрашу ахырында Павел Колобковка Данис Зариповның «ЗаряД» компаниясе җитештергән кәшәкә бүләк иттеләр һәм яшь хоккейчыларны әзерләү үзәгенә чакырдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10