ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Мәскәүдәге "Алтын көз" күргәзмәсендә татар атлары алтын медаль алды

12 октябрь 2019, 16:01 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, agro.tatarstan.ru

Мәскәүдәге Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы терлекчелектәге казанышлары өчен бүләкләнде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә Мәскәүдә «Алтын көз - 2019» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле һәм товар терлекчелеге өлкәсендәге казанышлары өчен алтын медальгә лаек булды. Татар токымлы атлар да аерым бүләк алды. Словая масть токымлы ике айгыр да алтын медальгә лаек булды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моннан тыш, Татарстан бүләкләре арасында  сыерлар буенча 1 алтын медаль ("Татарстан" АХҖК, алар күргәзмәдә икенче тапкыр һәм узган ел көмеш медаль алдылар),  кәҗәләр буенча 1 алтын («Лукоз» агрохолдингы), 2 көмеш («Бөреле» ЯАҖ һәм «Матюшино» ҖЧҖ) һәм  затлы тиреле җәнлекләр буенча 1 алтын («Бөрсет» агрофирмасы ҖЧҖ)», - дип сөйләде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов.

Ришат Зарипов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы казанышларын шундый югары дәрәҗәдә тану эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген бәяләүдә мөһим критерий булып тора һәм киләчәктә уңышлы эшләүгә этәргеч булачак.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмәнең терлекчелек блогында Татарстаннан ак төлке, сусар, төлке һәм башка кыйммәтле тиреле җәнлекләр, Балтач районыннан китерелгән Холмогорск токымлы сыерлар, Лениногорск һәм Әлмәт районнарыннан килгән татар токымлы айгырлары, Саба районыннан кәҗәләр тәкъдим ителгән иде.

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев терлекчелеккә һәм нәсел эшенә багышланган павильонда булды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстан экспозициясе белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хайваннарының төп төрләрен карады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10