ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Венада Халыкара татарлар ассоциациясе утырышына диаспораларның 53 вәкиле килгән

12 октябрь 2019, 15:28 , Фото: tatar-congress.org

Венада Халыкара татарлар ассоциациясе утырышына диаспораларның 53 вәкиле килгән Венада Европа татарлары альянсының III съезды пленар утырышы уза.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Венада, Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә, «Европа татарлары альянсы» Европа берлеге илләре Халыкара татарлар ассоциациясенең III съездының пленар утырышы уза. Чара чит илләрдә яшәүче ватандашлар тормышында уникаль вакыйга булып тора, анда Европаның 16 иленнән татар диаспораларының 53 вәкиле җыелган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Съездда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли совет рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясенең Австрия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Любинский, Татарстанның Финляндиядәге вәкиле Альбина Рәхимуллина, Татарстанның Чехиядәге вәкиле Зөфәр Абделгалиев, Татарстан Республикасының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин катнаша.

Съездда катнашучыларны илче Дмитрий Любинский сәламләде һәм Россиядә татарлар халык саны буенча икенче урында тора, диде. Татар милләте вәкилләре арасында дөньякүләм танылган кешеләр күп, диде ул. Ул шулай ук Австриядә уңышлы эшләүче «Мирас» оешмасы турында сөйләде. Илче үз чыгышын татарча сүзләр белән тәмамлады — «Венага хуш килдегез!»

Чит илләрдә ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Олег Мальгинов сүзләренчә, альянсның уңышы — Татарстан белән уртак эш. Ул Татарстанның республикадан читтә яшәүче ватандашлар белән эшчәнлеген уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, Үлемсез полк чарасы ватандашлар берләшмәсендә мөһим роль уйный. Олег Мальгинов съездга нәтиҗәле эш теләде.

Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Европа татарлары альянсы» Европа берлеге Халыкара татарлар ассоциациясенең III съездын үткәрү уңаеннан котлавын укыды.

Милли совет рәисе сүзләренчә, 2021 ел Литвада Татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан ителгән. Европа татарлары альянсы бу вакыйгадан читтә калырга тиеш түгел, диде ул. Шулай ук Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгы, 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм халык санын алу елы булачагы турында сөйләде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10